Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кайчан көннәр җылыначагы билгеле булды

Татарстанда кайчан көннәр җылыначагы билгеле булды

https://tnv.ru

25 Октябрь 2023, 13:56

Кичә Татарстанны кар каплады, әмма уңай температура нәтиҗәсе белән ул тиз эреп бетте. Төньяк районнарда ул кар әле дә саклана.

Синоптиклар фаразы буенча, бер көн эчендә айлык явым-төшемсең яртысы яуган. Кыш җитте дип әөтергә иртәрәк әле. Алдагы көннәрдә Татарстанда тагын циклон алышыначак.

Белгечләр юллардагы бозлавыклар һәм кар боткалары турында кисәтә. Алар фаразы буенча, ноябрь башында +10 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

«Шулай итеп, без язга кадәр безнең белән калырлык тотрыклы кар катламын көтмибез. Исегезгә төшерәбез, безнең республика өчен климат нормасында тотрыклы кар катламы 17 ноябрь тирәсендә урнаша», — дип белдерде КФУ доценты Тимур Әүһәдиев.


Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар