https://tnv.ru
30 Октябрь 2023, 09:43
156
0

Татарстан халкы почта эшеннән зарлана. Социаль челтәрләрдә - кайбер авылларда бүлекчәләрнең ябылуы, шәһәрләрдә исә, хат ташучылар җитмәве һәм эш графигының гел үзгәреп торуы турында язалар.
Нәтиҗәдә, я ачылганын озак көтәргә туры килә, я чират җыела. Ил буенча да хәл охшаш. Әле сентябрьдә генә Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко: Россия Почтасының икътисадый хәле начараю турында сөйләгән иде һәм оешма җитәкчелеген нәтиҗәле хезмәт күрсәтергә өндәде.
Кайбер федераль басмалар язганча, компания узган ел 30 миллиард сум зыянга эшләгән. Рүзәл Шәрипов бүген берничә почта бүлекчәсенә барып, хәлне күреп кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0