https://tnv.ru
30 Октябрь 2023, 17:11
Соңгы көннәрдә Татарстанда циклон алмашынышы бара. Синоптиклар бүген кич һәм иртәгәсе көнне дә шундыйларның берсе булыр дип фаразлый. Татарстанның көнбатыш районнарыннан башлап кар һәм яңгырга күчүче юеш кар көтелә.
Шулай ук урыны белән: юеш кар, буран, бозлы яңгыр, кар көртләре, томан һәм җилнең 15 м/с кадәр көчәюе фаразлана. Һава температурасы төнлә 0.-5 градус тәшкил итәчәк, көндез температура +1.+6 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда көчле бозлавык көтелә.
1 ноябрь чәршәмбе көнне циклон көнчыгышка китү белән безнең районнарга югары атмосфера басымы таралыр дип көтелә. Шулай ук Татарстан бик җылы һава агышында булачак. Тәүлек эчендә явым-төшем булу ихтималы аз. Кайбер урыннарда томан булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә +2.-1 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +7.+ 12 градуска кадәр җылыначак.
2 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, чираттагы төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторы тәэсирендә, республикада төнге температура +2.+7 градус, көндез +8.+13 градус кадәр булган бик җылы һава торышы сакланачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр ява. Шулай ук якын көннәрдә атмосфера басымының тирбәлеше көтелә.
ТР Гидрометүзәгенең фаразларына килгәндә, җомга, 3 ноябрьдә, яңгырлар явачак, температура тәүлек дәвамында +3.+8 градуска кадәр фаразлана. 4 ноябрьдә, шимбә көнне, явым-төшем ихтималлыгы аз, төнлә температура 0.-2 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0.+5 градус тәшкил итәчәк.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0