Онлайн трансляция

Свернуть

1 ноябрьдә Татарстанда +13 градуска кадәр җылыта

1 ноябрьдә Татарстанда +13 градуска кадәр җылыта

https://tnv.ru

31 Октябрь 2023, 15:10

Көзнең соңгы аеның беренче көнендә Татарстан җирлегендә явым-төшемнәр көтелми, кайбер җирләрдә томан. Җил тизлеге 14 м/с тирәсе булачак.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +4..-1 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +5..+10 градус тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда +13 градуска җитәчәк.

Казанда төнлә +2..+4 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава +8..+10 градуска кадәр җылыначак.

Фото: ТНВ, Наталья Левчук

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар