https://tnv.ru
31 Октябрь 2023, 17:08
376
0

Азнакайда яшәүче кеше әтисен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 30 октябрь төнендә 26 яшьлек ир-ат әти-әнисендә кунак була. Кайсыдыр бер арада алар арасында тавыш чыга, нәтиҗәдә улы 75 яшьлек әтисенең күкрәк читлегенә кайчы һәм пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда урында ук үлә.
26 яшьлек ир-ат җинаять кылуда катнашын таныган. Тикшерүчеләр якын арада аны сак астына алу турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Фото: ТНВ, Наталья Левчук

Бүлешергә
Комментарии 0