https://tnv.ru
01 Ноябрь 2023, 12:00
Бүген төнлә Татарстанның Әлмәт районы Аппак авылында шәхси йортта чыккан янгында 65 яшьлек авыру ир-ат һәлак булды, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Йортта өч автоном янгын чыгуны хәбәр итүче аппаратлар урнаштырылган. Аларны ишеткән 62 яшьлек йорт хуҗабикәсе уяна һәм начар хәрәкәт итүче тормыш иптәшен өйдән чыгарырга тырыша. Бүлмәгә төтен тулу белән ул тәрәзәдән чыгып китә. Ир-атны күршесе кереп ала, әмма соң була.
Янгын мәйданы 79 квадрат метр тәшкил итә. Беренчел сәбәбләр буенча, электр җиһазларын төзүдә хата киткән яисә куллану кагыйдәләре бозылган.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0