Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда табиблар хастаханәгә салудан баш тарткан үсмер икенче көнгә вафат булган

Татарстанда табиблар хастаханәгә салудан баш тарткан үсмер икенче көнгә вафат булган

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2023, 13:00

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) Татарстанда табиблар Республика балалар клиник хастаханәсенә салудан баш тарткан үсмернең үлем сәбәбен ачыклый.

Бүген социаль челтәрләрдә Казанда бер үсмернең вафат булуы турында мәгълүмат чыкты. Хәбәрдә әйтелгәнчә, ул табибларга муены авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән, әмма медиклар аны хастаханә салудан баш тарткан. Икенче көнне ул өендә вафат булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, биредә Осиново бистәсендә яшәгән 16 яшьлек үсмер хакында сүз бара, аңа кан тамырлары дистониясе диагнозы куйганнар һәм берничә хроник авыру тапканнар. Үсмер неврологта исәптә торган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ведомство аппаратында Татарстан прокуроры күрсәтмәсе белән үсмернең үлем сәбәпләрен ачыклауны махсус контрольгә алганнар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар