Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Газзә халкы өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды

Татарстанда Газзә халкы өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2023, 18:08

121

0

Татарстанда ТР Рәисенең йөкләмәсе буенча Газзә секторында зыян күрүчеләр өчен гуманитар әйберләр җыю ачылды.

Әйберләрне җыю «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» ҖЧҖнең Татарстан төбәк бүлекчәсе штабы базасында түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Горький урамы, 12а. Кабул итү вакыты 9:00дән 18:00гә кадәр.

«Без татарстанлыларның зыян күрүчеләр арасында күп санлы балалар булуы белән борчылуларын уртаклашабыз һәм шуңа күрә гуманитар ярдәм җыюны башлап җибәрәбез», — дип билгеләп үтте «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Фото: пресс-служба «Молодой Гвардии» РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар