Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда актанышлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәмгә концерт оештырган

Казанда актанышлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәмгә концерт оештырган

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2023, 10:24

77

0

Казанда актанышлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәмгә концерт оештырган
Кичә Казанда Актаныш якташлар җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды. Концертта районның танылган йолдызлары белән районыбызның сәнгать осталары чыгыш ясаган. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Кичәдә Татарстанның Халык артистлары Асаф Вәлиев, Азат Хөсәенов, Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган артистлары Газинур Фәрухшин, Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламов, Азат Нургалиев, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар, шулай ук башка сәхнә әһелләре катнашкан.

Хәйрия концертының махсус кунагы — «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актанышка багышлап язылган яңа җырлары белән кичәне ямьләде.

Фото: aktanysh-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар