Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәт районында чит ил автомобиле ат белән колынны бәрдергән

Әлмәт районында чит ил автомобиле ат белән колынны бәрдергән

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2023, 14:55

Кичә кич Татарстанның Әлмәт районында чит ил автомобиле ат белән колынны бәрдергән. Моның турында «Татар-информ» хәбәр итә.

Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте Әлмәт янында булган. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиленең алгы өлеше бик нык зыян күргән, машина йөртүче исән.

Ат белән колын исә алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Фото: соцсети / tatar-inform.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар