Онлайн трансляция

Свернуть

"Герой Ана" ордены медаленә лаек Балтач районы Кариле авылында яшәүче Наилә Галиева - видео

"Герой Ана" ордены медаленә лаек Балтач районы Кариле авылында яшәүче Наилә Галиева - видео

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2023, 11:04

Балтач районы Кариле авылында яшәүче Наилә Галиева «Герой Ана» ордены медаленә лаек.

Нәкъ бер ел элек Россиядә яңа дәүләт бүләге булдырылды — Герой-Ана дигән орден. Октябрь ахырында илдә беренче бүләкләрне алучыларны игълан иттеләр. Балтач районы Кариле авылында яшәүче Наилә Галиева Россия Президенты карары нигезендә, «Герой Ана» ордены медаленә лаек дип табылган.

Дәрәҗәле исем гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм бала тәрбияләүдәге зур хезмәт өчен бирелә. Ул ире Харис белән 6 ул һәм 4 кыз тәрбияләп үстергән. Тугызы авылда төпләнеп кала. Шул рәвешле, кече Ватаннарын үстерүгә өлеш кертәләр. Әниле йортка Чулпан Касыймова юл алды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар