Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ галиме декабрь, гыйнварь һәм февральгә фаразларын әйтте

КФУ галиме декабрь, гыйнварь һәм февральгә фаразларын әйтте

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2023, 13:36

КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдергәнчә, быел Татарстанда даими кар катламы озакка сузылган көзге җылылык аркасында гадәттәгедән соңрак урнашачак.

Тәрҗемәчеләр искәрткәнчә, Казанда, күпьеллык климат нормасы буенча, кар катламы 19-21 ноябрьдә барлыкка килә, ул вакытта һаваның уртача тәүлеклек температурасы -5 градус була.

"Еллар бер-берсенә охшамый. Кайвакыт тотрыклы кар капламы декабрьдә генә ята. Әлегә аномаль җылылыгы аркасында кар юк. Барысы да Атлантиканың киләчәктә безгә никадәр актив тәэсир итәчәгенә бәйле",-дип сөйләгән галим "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.

Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, декабрьдә Казанда салкын, гыйнвар гадәти, ә февральдә уртача күпьеллык күрсәткечләрдән бераз җылырак булачак.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар