Онлайн трансляция

Свернуть

«Джентльмены удачи» фильмы Анатолий Яббаров 86 яшендә вафат булган

«Джентльмены удачи» фильмы Анатолий Яббаров 86 яшендә вафат булган

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2023, 10:50

6 ноябрь көнне РФ атказанган артисты Анатолий Яббаров 86 яшендә вафат булган. Ул «Джентльмены удачи» фильмында Митяй роле аша билгеле. Бу хакта «Кино-театр.ру» порталы хәбәр итә.

Анатолий Яббаров 1937 елда Бакуда туган. 1959 елдан 1962 елга кадәр Ашхабадта Пушкин исемендәге рус драма театрында эшли. 1966 елда ГИТИСны тәмамлый.

«Жили-были старик с старухой», «Два капитана» һәм «Побег из тюрьмы» фильмнарында төшә. 2011 елда Россия Президенты Владимир Путин артистны Дуслык ордены белән бүләкли.

Фото: скриншот из фильма «Джентльмены удачи»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар