Онлайн трансляция

Свернуть

Балигъ булмаган балаларны кальян тарта торган урыннарга кертмәскә тәкъдим ителде

Балигъ булмаган балаларны кальян тарта торган урыннарга кертмәскә тәкъдим ителде

https://tnv.ru

09 Ноябрь 2023, 11:51

57

0

Балигъ булмаган балаларны кальян тарта торган урыннарга кертмәскә тәкъдим ителде
Балигъ булмаган балаларны кальян тарта торган урыннарга кертмәскә! Татарстанның яңа прокуроры — Альберт Сөяргулов Дәүләт Советына шундый канун тәкъдим иткән. Ул аның яңа вазифада әле беренче тәкъдиме.

«Тарту гына түгел, аның исен иснәү дә яшь организмга тискәре йогынты ясый» диелә документта. Хәзер балигъ булмаганнарга тәмәке дә, кальян да тартуны тыя торган федераль закон гамәлдә. 2021нче-22нче елларда Татарстанда 60 бала бу законны бозып, җаваплылыкка тартылган була.

Яшьүсмерләрне кальянлы урыннарга кертмәү нәрсә бирәчәк? Төрле фикерләрне Фәйрүзә Мәҗитова тыңлады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар