Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Газа секторы өчен ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт белдерде

Рөстәм Миңнеханов Газа секторы өчен ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт белдерде

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2023, 13:18

50

0

Рөстәм Миңнеханов Газа секторы өчен ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт белдерде
Рөстәм Миңнеханов ТР халкына Газа секторы өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашуларга рәхмәт белдерде. Бу хакта Рәис үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

"Татарстанлыларга ярдәмчел булулары өчен рәхмәт! Ярдәм җыю турында белдерүнең беренче көненнән үк кешеләр гаиләләре белән беренчел кирәк-яраклар һәм азык-төлек алып киләләр. Гадәттән тыш хәлләр министрына ярдәм һәм махсус рейс оештырган өчен рәхмәт белдерәм", - дип язды Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстаннан Газа секторында зыян күрүчеләр өчен 25 тонна кирәкле әйберләр һәм азык-төлек белән махсус рейс җибәрделәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар