Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзәндә яшәүче Кудряшовлар гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына УАЗ тапшырган

Яшел Үзәндә яшәүче Кудряшовлар гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына УАЗ тапшырган

https://tnv.ru

13 Ноябрь 2023, 11:02

151

0

Яшел Үзәндә яшәүче Кудряшовлар гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына УАЗ тапшырган
Яшел Үзән районында яшәүче Валерий Кудряшов гаилә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына яңа УАЗ машинасы тапшырган.

Бу автомобильне безнең хәрби Яшел Үзәндә яшәүче Кудряшовлар гаиләсе – Валерий, аның кызы Ирина һәм улы Игорь сатып алырга һәм бүләк итәргә карар кыла. Аларның якташларына ничек тә булса ярдәм итәсе килә, читтә каласылары килми.

"Минем улым хәрби, без гаиләбез белән пат­риотлар һәм гомумән, бу тема безгә бик якын" – дип ассызыклый Валерий Дмитриевич.

Әлеге автомобиль ачкычын тапшыру тантанасына Кудряшовлар онык­лары белән килгән иде. Ачкыч һәм машина туган шәһәренә ял итәргә кайткан, махсус хәрби операциянең беренче көненнән алгы сызыкта булган, Авдеевка юнәлешендә хезмәт итүче разведка начальнигы, «Зеленый» атлы сугышчыга тапшырылды.

Бу анда иң кирәкле машина, чөнки теләсә нинди урында да йөри, батмый. Егетләргә әйттем, бик шатландылар, – дигән «Зеленый».

Фото: yashel-uzan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар