Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда янгынга каршы махсус режим 15 көн дәвам итәчәк

Татарстанда янгынга каршы махсус режим 15 көн дәвам итәчәк

https://tnv.ru

13 Ноябрь 2023, 11:34

68

0

Татарстанда янгынга каршы махсус режим 15 көн дәвам итәчәк
Татарстанда янгынга каршы махсус режим 15 көн - 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгын әзерләгән Министрлар Кабинеты карары проектында әйтелә.

Бу вакыт аралыгында  күпфатирлы торак йортлар һәм шәхси йорт биләмәләре, шулай ук юл, сәнәгать һәм торак объектлары янына 1-3 класс куркынычы булган пиротехниканы (хлопушка һәм бенгаль утларыннан кала) куллану тыела.

Хәзерге вакытта документ проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза, ул 23 ноябрьдә тәмамланачак. Узган ел янгынга каршы махсус режим бер атнага озаграк гамәлдә торды (2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр).

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар