https://tnv.ru
13 Ноябрь 2023, 16:59
215
0

Дуслар, күптән көтелгән шәп яңалык! "Җиде юл чатында" сериалын 4 декабрьдән "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында күрә аласыз!
Исегезгә төшерәбез, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерәчәк «Җиде юл чатында» сериалына старт бирелде. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Җиде юл чатында» сериалында тамашачыларга бер автозаправка станциясе кысаларында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләнәчәк. Ягулык салу станциясе — юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы, тормыш «багажы» белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели.

Бүлешергә
Комментарии 0