Онлайн трансляция

Свернуть

Көннәр суыту белән янгыннар да арта!

Көннәр суыту белән янгыннар да арта!

https://tnv.ru

14 Ноябрь 2023, 15:43

63

0

Көннәр суыту белән янгыннар да арта!
Көннәр суыту белән янгыннар да арта. Узган ялларда гына Татарстанда ут эчендә калып 1 кеше һәлак булды. Ютазы районында олы яшьтәге ирнең гомере өзелә. Ай башыннан шундый ике фаҗига теркәлгән. Икесендә дә өлкәннәр үлә.

Яше 70тән узганнарны ут-күз чыгудан аеруча сакларга кирәк, ди белгечләр. Бигрәк тә, берүзе яшәүчеләрне. Республикада 80 яшьтән өлкән 58 мең ялгыз кеше исәпләнә. Аларның 15 меңенә - янгынны кисәтү җайланмасы урнаштырылган. Тагын 42 меңенә куясы бар. Түләүсез хезмәтнең кемнәргә күрсәтелүе турында Рания Абдрахманова сөйләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар