Онлайн трансляция

Свернуть

"Туган тел" форумының пленар утырышы: "Ана телен өйрәнү һәм өйрәтү мәсьәләләре турында сөйләшү

"Туган тел" форумының пленар утырышы: "Ана телен өйрәнү һәм өйрәтү мәсьәләләре турында сөйләшү

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2023, 11:10

187

0

"Туган тел" форумының пленар утырышы: "Ана телен өйрәнү һәм өйрәтү мәсьәләләре турында сөйләшү
Татарстанда бу атнада "Туган тел" форумы барды. Ана телен өйрәнү һәм өйрәтү мәсьәләләре күтәрелә. Милли тәрбия һәм белем.

Болар хакында кичә пленар утырышта сөйләштеләр. Анда Россиянең 30 төбәге һәм Татарстаннан 800 мөгаллим катнаша. Шулай ук, Корстон фойесында милли укыту алымнары һәм әсбапларына багышланган зур күргәзмә ачылды.

Әлеге очрашуларның никадәр мөһим булуын - утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхсән катнашуы да күрсәтә. Ул форум делегатларына: "Туган телебез безгә бик кирәк, аны мөгаллимнәрдән башка саклап булмый", диде. Монда күтәрелгән мәсәләр хакында Фәйрүзә Мәҗитова репортажы.

 Форум кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырылган күргәзмә эшләп килде. 

Күргәзмә кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туган телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлгән проектлар белән танышты. ТРК "Яңа гасыр" АҖ кергән ТНВ, "Болгар радиосы", "ШАЯН ТВ" һәм "Мәйдан" теле һәм радио каналлары да бу күргәзмәдә катнашты. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар