https://tnv.ru
16 Ноябрь 2023, 10:35
Кичә М12 трассасының безнең Республика аша уза торган бер өлеше ачылды. Ул 72 чакрымны тәшкил итә.
Әлеге тантанада катнашучыларны Мәскәүдән онлайн элемтә аша - Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сәламләде. Ул бу участокның - графикта каралганнан 8 айга иртәрәк тапшырылуын ассызыклады.
Юл Чувашия чигеннән башлана һәм Кайбыч районындагы Зөя елгасына кадәр килә. Премьер-министр Алексей Песошин трассаның - Республикада икътисад үсеше өчен бик әһәмиятле проект булуын әйтте. Хәзер аның сигезенче участогын да төзиләр. Идел аша күпер белән беррәттән анысын декабрьдә ачарга җыеналар. Хәбәрчебез - Гөлназ Сәйфетдинова әлеге вакыйгалар турында.

Бүлешергә
Комментарии 0