Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллы юлларында 11 кеше гомере өзелгән

Яр Чаллы юлларында 11 кеше гомере өзелгән

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2023, 13:44

Ел башыннан Чаллыда 391 юл фаҗигасе теркәлде. Шуларда 9 кеше гомере өзелде, зыян күрүчеләр саны 480гә якын. Ноябрь аенда 2 авариядә тагын 2 кешенең гомере өзелгән.

"Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә тематик дәресләр, ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән рейд вакытында автобус йөртүчеләр, аларның документлары һәм транспорт чараларының техник торышы да тикшерелә. Нәтиҗәдә 67 административ хокук бозу ачыклана, 2 автобус махсус машина кую урынына озатылган.

Фото: Чаллы Дәүләт автоинспециясенең пропаганда бүлегеннән алынды

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар