https://tnv.ru
17 Ноябрь 2023, 13:36
Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) 18,5%ка артачак һәм 19 242 сум тәшкил итәчәк.
2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) 18,5%ка артачак һәм 19 242 сум тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасы тиешле законны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РФ парламентының түбән палатасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын (МРОТ) өстәмә рәвештә 19 242 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
2023 елның 1 гыйнварыннан ил буенча МРОТ 6,3%ка индексацияләнгән һәм 16 242 сум тәшкил иткән иде.
Фото: angarsk38.ru

Бүлешергә
Комментарии 0