https://tnv.ru
20 Ноябрь 2023, 09:11
212
0

Казанда Чишмәле скверында боз астына төшеп калган ике баланы коткардыларКазанда Росгвардия хезмәткәрләре Чишмәле скверындагы күлдә боз астына төшеп калган ике баланы коткара. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы редакторлары хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бозга төшеп киткән балаларны үтеп баручы күргән. Ул иң якын полиция бүлегенә чаба, аннан нәкъ менә росгвардиячеләр һәм ППС хезмәткәре чыга.
Балаларны боздан алалар һәм ашыгыч ярдәм чакыралар. Бу арада балаларның әниләре дә табыла. Балаларны җылы киендерәләр һәм шул ук вакытта узып барган ашыгыч ярдәм машинасын туктаталар. Ул балаларны ДРКБга алып китә.

Бүлешергә
Комментарии 0