Онлайн трансляция

Свернуть

Эш атнасы ахырында Татарстанда -20 градуска кадәр суыта

Эш атнасы ахырында Татарстанда -20 градуска кадәр суыта

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2023, 16:18

24 ноябрьдә Татарстан җирлегендә сизелерек суытачак. Кар явачак һәм буран. Аерым районнарда томан көтелә. Җил тизлеге 15-18 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -15..-20 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә -15..-17 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава -5..-7 градуска кадәр җылыначак.

Фото: zoo-galereya.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар