Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда +2 градуска кадәр җылыта

Татарстанда +2 градуска кадәр җылыта

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2023, 16:31

57

0

Татарстанда +2 градуска кадәр җылыта
25 ноябрьдә Татарстан җирлегендә сизелерек җылытачак. Кар, җепшек кар явачак, бозлавык һәм буран көтелә. Аерым районнарда томан көтелә. Җил тизлеге 15-18 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -6..-11 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы -1..+2 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә -7..-9 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава -1..-3 градуска кадәр җылыначак.

Фото: koshka.top

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров