Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда ике кыз балалар бакчасыннан качып киткән

Яр Чаллыда ике кыз балалар бакчасыннан качып киткән

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2023, 11:52

274

0

Яр Чаллыда ике кыз балалар бакчасыннан качып киткән
Узган җомгада Яр Чаллыда 83 нче балалар бакчасыннан ике кыз урамда йөрергә чыккач  качып киткән. Бу хакта прокуратура тикшерү оештырды, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Беренчел мәгълүматлар буенча, балалар ике сәгать эчендә өч бинада йөреп өлгергән һәм өч тапкыр юлны чыкканнар. Бу хәл турында әти-әниләренә сәгать ярымнан соң хәбәр итәләр. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана.

"Балалар бакчасы администрациясе һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы бу хәлгә бәйле рәвештә кирәкле чаралар күреләчәген ышандырды", - дип хәбәр иткән бер ана.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров