Онлайн трансляция

Свернуть

74 яшьлек ир-ат Татарстанда янгында һәлак булган

74 яшьлек ир-ат Татарстанда янгында һәлак булган

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2023, 14:26

251

0

74 яшьлек ир-ат Татарстанда янгында һәлак булган
Кичә, Агерҗедә, 74 яшьлек ир-ат Заводская урамындагы фатирда чыккан янгында һәлак булды. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Коткаручылар кухняда ир-атның гәүдәсен тапканнар. Үлгән кешенең бер туганының улы сүзләренчә, янгын вакытында ир-ат йоклаган була.

Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил итә. Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Фото: пресс-служба МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров