Онлайн трансляция

Свернуть

Альберт Камалиев проспекты һәм Гадел Кутуй урамы участокларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Альберт Камалиев проспекты һәм Гадел Кутуй урамы участокларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

https://tnv.ru

04 Декабрь 2023, 12:30

Казанда Альберт Камалиев проспекты һәм Гадел Кутуй урамы участокларында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу суүткәргеч боҗрасы төзелеше белән бәйле, диелә мэрия сайтында.

Юл 11-30 декабрьдә түбәндәге участокларда ябылачак:

Альберт Камалиев проспектындагы 32б номерлы бина янында (җирле юлны өлешчә ябу);

Гадел Кутуй урамындагы 104 нче бина районында (юлны өлешчә ябу).

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар