Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә салкыннар дәвам итәчәкме?

Иртәгә салкыннар дәвам итәчәкме?

https://tnv.ru

11 Декабрь 2023, 18:00

315

0

Иртәгә салкыннар дәвам итәчәкме?
12 декабрьдә, Татарстан җирлегендә аномаль-суык һава торышы сакланачак. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Җил тизлеге 15-17 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә дә, иртән дә республикада һава температурасы -18..-23 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Кончыгышта -25..-30 градус суыклар сакланачак. Ә менә көндез бераз җылытачак һәм республика буенча -14..-19 градус, көнчыгышта -22 градус көтелә. Юлларда бозлавык.

Казанда төнлә һәм иртән -18..-20 градуска кадәр, түбән урыннарда -22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава -15..-17 градуска кадәр җылыначак.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар