https://tnv.ru
13 Декабрь 2023, 10:35
270
0

Бу көннәрдә Татарстанда өшеп - табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Бер атна элек Казанда хастаханәләргә ярдәм сорап 1 кеше килгән булса, хәзер аларның саны 18.
Республикада зәмһәрир салкыннар тора. Төнлә һава температурасы -25кә кадәр төшә, көнчыгыш районнарда -30 градус салкын була. Бүген көндез уртача -17 иде, тик көчле җил сәбәпле, ул котып салкыны кебек тоелды.
Мондый көннәрдә кул-аяк, бит, борын өшү куркынычы тагын да арта, ди белгечләр. Ничек сакланырга кирәклеге турында Илдар Сафиуллин сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0