Онлайн трансляция

Свернуть

Актаныш волонтерлары госпитальгә һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләгән

Актаныш волонтерлары госпитальгә һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләгән

https://tnv.ru

13 Декабрь 2023, 16:53

68

0

Актаныш волонтерлары госпитальгә һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләгән
Актаныш районында волонтерлар госпитальгә Яңа ел күчтәнәчләре һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтәчәк. Бу хакта районның "Актаныш-информ" газетасы хәбәр итә.

Бу «Без бергә» волонтерлары Мәскәүгә, Н.Н. Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә дәваланучы яралы солдатларга Яңа ел күчтәнәче һәм махсус хәрби операциядәге якташларга гуманитар ярдәм әзерләгән.

Мәсәлән, Татар Суыксуы авылында яшәүче өлкән яшьтәге апалар китапханәдә «Җылы куллар» түгәрәгендә бик күп итеп йон оеклар бәйлиләр. Көннәр салкын булу сәбәпле кайберләре китапханәгә килә алмаган, кул эшләре белән өйләрендә шөгыльләнә.

Мари Суыксуында җәен маскировка сеткаларын үрү эше оештырылган була, өч данә сетканы инде махсус хәрби операциягә озатканнар, хәзер бу эшне яңартып җибәрәчәкләр.

Фото: aktanysh-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар