Онлайн трансляция

Свернуть

Эш атнасы ахырында Татарстанда уңайлы һава торышы урнашачак

Эш атнасы ахырында Татарстанда уңайлы һава торышы урнашачак

https://tnv.ru

14 Декабрь 2023, 16:34

15 декабрьдә, Татарстан җирлегендә уңайлы кышкы һава торышы хөкем сөрәчәк.. Җил тизлеге 14 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -13..-18 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы -8..-13 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә -14..-16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава -9..-11 градуска кадәр җылыначак.

Фото: priroda.club


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар