Онлайн трансляция

Свернуть

Иртән буран, кич тә буран: 16 декабрьгә һава торышы билгеле

Иртән буран, кич тә буран: 16 декабрьгә һава торышы билгеле

https://tnv.ru

15 Декабрь 2023, 15:43

492

0

Иртән буран, кич тә буран: 16 декабрьгә һава торышы билгеле
16 декабрьдә, Татарстан җирлегендә кар яву, буран көтелә. Җил тизлеге 14 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -12..-17 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы -7..-12 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә -12..-14 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава -7..-9 градуска кадәр җылыначак.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар