Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Ислам, Тимур, Ролдан, Радомир һәм Дея

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Ислам, Тимур, Ролдан, Радомир һәм Дея

https://tnv.ru

18 Декабрь 2023, 14:50

Узган атнада, 11 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 396 бала — 229 малай һәм 167 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 200 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1980 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4940 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Кәрим, Эмиль, Марк, Әмир, Ислам, Тимур, Сафина, Ясминә, Ева, Эмилия, Алинә һәм София булган, ә иң сирәк исемнәр — Сәйдәш, Эрнест, Илүс, Михаэль, Архип, Ролдан, Радомир, Демир, Ридаиль, Райнур, Мэри, Зәмирә, Устинья, Инара, Ринэлия, Илнара, Латыйфа, Эльяна һәм Дея.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар