https://tnv.ru
19 Декабрь 2023, 12:29
Бүген 78нче яшендә «Идел аръягы» ПМК генераль директоры, Татарстанның атказанган төзүчесе Хәмзә Абзалов вафат булган. Бу хакта ТР Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яшел Үзән районы хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, Абзалов җитәкчелегендә мәктәпләр һәм спорт мәктәбе төзелгән, спонсорлык һәм хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Шулай ук Хәмзә Абзалов районның Норлат авылында беренче мәчет төзү инициаторы буларак истә калачак.

Фото: t.me/zel_official
Бүлешергә
Комментарии 0