Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Яңа елда иминлекне тәэмин итү өчен берничә йөкләмә бирде

Рөстәм Миңнеханов Яңа елда иминлекне тәэмин итү өчен берничә йөкләмә бирде

https://tnv.ru

25 Декабрь 2023, 10:46

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чаралары вакытында иминлекне тәэмин итү өчен берничә йөкләмә бирде.

"Массакүләм чаралар оештыру куркынычсызлык чараларын тәэмин итүне таләп итә, диде ул. - Аларны оештырганда һәм үткәргәндә террорчылык характерындагы потенциаль куркынычларны һәм гадәттән тыш хәлләрне исәпкә алмыйча булмый. Муниципаль берәмлек башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә алдагы ял көннәрендә вазыйфаи затларның кизү торуын оештырырга, барлык хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә, иминлек таләпләренең үтәлешен шәхси контрольгә алырга кирәк» - дип сөйләгән Рөстәм Миңнеханов.

Җирле хакимият органнары, ТКХ предприятиеләре һәм башка хезмәтләр тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәре аерым игътибар таләп итә, чөнки бу чорда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта.

Фото: Денис Гордийко, kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар