https://tnv.ru
26 Декабрь 2023, 11:06
Татарстанда елның соңгы атнасы карлы булачак! Беренче төндә үк айлык норманың 40%ы күләмендә кар яуган.
Ул көне буе туктамады һәм дүшәмбе халыкка шактый мәшәкат тудырды. Чөнки бу көнгә бәйрәм алдывакыйгалары планлаштырылган иде. Гомумән, декабрьдә халыкның активлыгы болай да бермә-бер арта. Кичә казанлылар 10 баллык транспорт бөкеләрендә утырды.
Парковка, машина һәм җәяүлеләр юлында хәрәкәтне кар боткасы тоткарлый. Казан аэропортында 4 рейсны вакытында җибәрә алмыйлар. Мондый көчле карны безгә Көньяктан циклон алып килгән. Җәй көне һава массалары аннан килсә, көчле яңгырлар ява, кышын - кар. Без аның йогынтысында кайчанга кадәр булачакбыз? Бүгенге вәзгыятьне Рүзәл Шәрипов күзәтте.

Бүлешергә
Комментарии 0