https://tnv.ru
09 Январь 2024, 11:02
292
0

Яшел Үзәндәге торак йортларның берсендә төрле җәрәхәтләр белән табылган сабыйның үлеме турындагы эшне Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үз контроленә алды, дип хәбәр итте Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.
Бу вакыйга факты буенча «сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Элегрәк социаль челтәрләрдә сабый әти-әнисе аны өскә ыргытып уйнаганда үлеп китәргә мөмкин дигән мәгълүмат барлыкка килгән иде. Баланың башы һәм умыртка баганасы сынган. Үлемнең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертлары билгеләячәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0