Онлайн трансляция

Свернуть

Православие дине тарафдарлары өчен изге бәйрәм көннәре башланды

Православие дине тарафдарлары өчен изге бәйрәм көннәре башланды

https://tnv.ru

09 Январь 2024, 12:43

55

0

Православие дине тарафдарлары өчен изге бәйрәм көннәре башланды
Православие дине тарафдарлары өчен изге бәйрәм көннәре башланды. Ул Раштуадан - Качмануга кадәр 12 көн дәвам итә. Бу чорда кунакка йөрешәләр, кызлар язмышын юрый. Үткән ялларда православие динен тотучылар Раштуаны билгеләп үтте.

Гайсә пәйгамбәр туган көнне гыйбадәтханәләрдә дога кылып каршылыйлар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә бәйрәм белән котлады. «Раштуа - ул берләштерүче бәйрәм, аңа олылар да, балалар да һәрвакыт шат» диелә республика Рәисе котлавында.

Татарстанда төп бәйрәмне Казан Изге ана иконасы Соборында уздырдылар. Керәшен татарлары Раштуа төнен Тихвин чиркәвендә каршы алды.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар