https://tnv.ru
09 Январь 2024, 14:53
10 гыйнварда Татарстан җирлегендә аномаль суык һава торышы сакланачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми, төнлә урыны белән кар явып узачак. Җил тизлеге 5-10 м/с җитәчәк.
Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -20..-25 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Урыны белән суыклар -29 градуска җитәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -18..-23 градус тәшкил итәчәк.
Казанда төнлә -21..-23 градус тирәсе салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава -19..-21 градуска кадәр җылыначак.
Фото: chudo-prirody.com

Бүлешергә
Комментарии 0