Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда җылытачак, тик...

Татарстанда җылытачак, тик...

https://tnv.ru

10 Январь 2024, 09:30

504

0

Татарстанда җылытачак, тик...
КФУ доценты Тимур Әүһәдиев Татарстанда җылытачак, әмма ул кыска вакытлы һәм үтә сизелерлек булмаячак, дип белдерде. Мәсәлән, чәршәмбе, 10 гыйнварда көндез һава температурасы -21 градус тәшкил итәчәк, ә пәнҗешәмбе, 11 гыйнварда Татарстан Республикасында -13 градуска кадәр җылытачак.

Әмма 12 гыйнварда җомга көнне республикада -16 градуска кадәр суыта. Ял көннәрендә кабат салкын булачак. "Шимбә көнне -22 градус, якшәмбе көнне -19 градус фаразлана", диде метеоролог.

Галим сүзләренчә, аномаль салкыннар Көнбатыш Себердә булган киң циклон йогынтысында булуы белән бәйле. Безгә төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан салкын һава массалары килә.

Фото: mirpozitiva.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар