Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа ел ялларының соңгы көнендә Чирмешән районында чыккан янгында 7 яшьлек кыз үлә

Яңа ел ялларының соңгы көнендә Чирмешән районында чыккан янгында 7 яшьлек кыз үлә

https://tnv.ru

10 Январь 2024, 11:25

Яңа ел ялларының соңгы көнендә җан өшеткеч фаҗига. Чирмешән районында чыккан янгында 7 яшьлек кыз үлә. Алар өйдә әнисе белән икәү генә булган. Әнисе хәзер хастаханәдә.

Йорт янганын күрүче дә юк, ул нибары 21 квадрат метрны били, әмма зур фаҗигага сәбәпче була. Гаиләнең опекада - имин булмаган гаиләләр исемлегендә тормавы мәгълүм. Әмма әни кеше берничә тапкыр эчке эшләр органнары тарафыннан - балаларын карамаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Ни өчен ана белән кыз өй эченнән чыга алмаган? Фаҗига урыныннан - Рания Абдрахманова.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар