https://tnv.ru
10 Январь 2024, 16:48
108
0

11 гыйнварда Татарстан җирлегендә аномаль суык һава торышы сакланачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми, төнлә урыны белән кар явып узачак. Җил тизлеге 15-20 м/с җитәчәк.
Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -22..-27 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Урыны белән суыклар -33 градуска җитәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -13..-18 градус тәшкил итәчәк.
Казанда төнлә -22..-24 градус тирәсе салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава -13..-15 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык, сак булыгыз.
Фото: koshka.top

Бүлешергә
Комментарии 0