https://tnv.ru
11 Январь 2024, 15:46
52
0

Сирәк авырудан интегүче кечкенә Амелиягә кабат игелекле кешеләр ярдәме кирәк. Кызга Д-Би-функциональ аксымнар җитми дигән диагноз куелган.
Безнең канал тамашачылары ярдәме белән ике ел элек Польшада беренче операция ясалды. Бот сөяген дәвалыйлар. Без ул вакытта 4 миллион ярым сум акча кирәк булуы хакында сөйләгән идек. Узган ел октябрьдә тагын бер операция планлаштырылган була. Әмма Амелиянең мускуллары һаман тонуста тору сәбәпле - ул кичектерелгән.
Хәзер чит ил табиблары аларны быелның март аенда көтә. Моңа кадәр тагын 1 миллион 250 мең сум акча җыярга кирәк. Аларга ничек ярдәм итеп булуын Чулпан Касыймова җиткерер.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон: 8 962 56 30 808Бүлешергә
Комментарии 0