https://tnv.ru
11 Январь 2024, 16:09
Башкалага бара алмыйбыз, турыдан йөрүче автобусны яптылар. Биектау районының берничә авылы һәм бистәсендә яшәүчеләр безнең редакциягә шулай дип мөрәҗәгать итте. Сүз - Пермяки-Казан маршруты турында бара. Берничә авылны башкала белән тоташтыручы автобус 2020нче елдан йөргән.
Узган елның декабреннән рейска чыкмый, чыгарга җыенмый да. Казанга эшкә йөрүчеләр нишләргә тиеш, хезмәт хакын таксига туздырсыннармы, дип аптырый авыл халкы. Аларның моң-зарын һәм җаваплы министрлык җитәкчелеге җавабын бүген хәбәрчебез Гөлназ Сәйфетдинова тыңлап кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0