Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда боз кичүендә машина су астына китә язган - видео

Татарстанда боз кичүендә машина су астына китә язган - видео

https://tnv.ru

12 Январь 2024, 12:15

437

0

Татарстанда боз кичүендә машина су астына китә язган - видео
Аракчино белән Югары Ослан арасындагы боз кичүендә машина су астына китә язды. Коткаручылар әнә шундый сценарий буенча өйрәнүләр уздырды. Янәсе, юл һәлакәте машина йөртүченең идарәне югалтуы сәбәпле килеп чыга.

Коткаручыларга башта машинада утыручыларны, аннары трактор ярдәмендә автомобильнең үзен тартып чыгарырга туры килә. Әле узган атнада гына күрше Башкортстандагы боз кичендә йөк машинасы су астына киткән иде. Йөртүчесен коткара алмаганнар. Яңа ачылган боз кичүендә мондый аяныч хәлне булдырмый калу өчен нәрсә эшләнүен Рүзәл Шәрипов күреп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар