Онлайн трансляция

Свернуть

Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр 300 дән артык окоп шәме ясаган

Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр 300 дән артык окоп шәме ясаган

https://tnv.ru

12 Январь 2024, 17:14

265

0

Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр 300 дән артык окоп шәме ясаган
Актанышбаш авыл җирлегендә быел 300 дән артык окоп шәме ясап фронтка озатырга әзерләп куйганнар. Кулдан ясалган мондый яктылык чыганагы тиз генә эреп бетми, бәлки үзебезнекеләрнең күңел һәм кул җылысы озак янарга бер этәргеч, дип яза "Актаныш-информ" газетасы.

Актанышбаш авыл җирлегенә караган Чөгәнә мәдәният йортында көн саен иртәннән кичкә кадәр кеше өзелми. Биредә бәйрәм ялларыннан соң ук Актанышбаш, Әҗәкүл, Чөгәнә авылларының мәдәният хезмәткәрләре окоп шәме ясауны кабат оештырып җибәрде. Аларга авыл халкы да булышырга килә. 

Авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәмгә авыл халкының бердәм булып кушылуын әйтте:

"Актанышбаш авыл җирлегеннән СВОда 7 егет катнаша. Аларның барысы да күз алдында үскән, яшәгән егетләр. Авыл халкы акчалата да, әйберләтә дә булышты. 54 500 сум акча җыеп волонтерларга тапшырдык. Госпитальдәге солдатларга атап медицина кирәк-яраклары китерделәр. Россиягә яңа кушылган территориядә яшәүчеләргә киемнәр, Яңа ел алдыннан балаларга уенчыклар да әзерләп җибәрдек", - дигән ул. 

Фото: aktanysh-rt.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар