https://tnv.ru
15 Январь 2024, 10:43
84
0
Алабугадан 33 яшьлек педиатр Наил Рагунга кыйммәтле операция таләп ителә.
Ул кечкенәдән үк кешеләрне дәваларга хыялланган, тик хәзер үзе ярдәмгә мохтаҗ. Аңа табиблар җенес нервында невропатия дигән диагноз куйган.
Авыруы көннән-көн көчәя бара, шуңа күрә тиз арада операция ясарга кирәк. Ул бер миллион йөз мең сум тора. Шуңа кабат тамашачыларыбызга мөрәҗәгать итәбез.
Без узган атнада сирәк авырудан интегүче Амелия Шаһиевага ярдәм кирәклеге турында сөйләгән идек. Авыру кызның әти-әнисе хәбәр итүенчә, "Татарстан хәбәрләре" һәм "Новости Татарстан" тапшырундагы репортажлардан соң, бер тәүлектә 280 мең сум акча җыелган. Гомуми сумма - 824 меңгә җиткән. Алар шалтыратып, тамашачыларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Хәзер кабат - мәрхәмәтле кешеләр ярдәме сорала.

Бүлешергә
Комментарии 0