Онлайн трансляция

Свернуть

Ике яшьлек кызның балалар бакчасында үлеме турында мәгълүматлар билгеле булды

Ике яшьлек кызның балалар бакчасында үлеме турында мәгълүматлар билгеле булды

https://tnv.ru

15 Январь 2024, 14:44

733

0

Ике яшьлек кызның балалар бакчасында үлеме турында мәгълүматлар билгеле булды
Казан шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсендә шәһәрнең Яңа Савин районы балалар бакчаларының берсендә йокы сәгате вакытында ике яшьлек кызның күпләрне борчуга салган үлеме турында җентекләп сөйләделәр.

"Көндез учреждениедә ул үзен гадәттәгечә тотты: үзен начар хис итүгә зарланмады, ә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждение персоналы баланың үз-үзен тотышында яки сәламәтлегендә сәерлекләр күрмәде. Моннан тыш, төшке ашка кадәр балалар бакчасында балаларны планлы-медицина тикшерүе үткәрелде" , - диелә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында.

Йокы сәгате тәмамланганнан соң тәрбияче балаларны уята башлый, ләкин кыз уянмаган.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 12 гыйнварда булды. Урынга килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланың үлемен раслый. Бу вакыйга факты буенча прокуратура тикшерү оештырды.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар